«Йолдызларга юл»: китапханә сәгате (12+)

Китапханә төне Бөтенроссия акциясе кысаларында, 13 нче санлы китапханә кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулуга багышланган «Йолдызларга юл» дигән китапханә сәгате оештырды. 

Чара вакытында катнашучылар космос киңлеге тарихы дөньясына кереп чумды, бөек галим-конструкторларны, инженерларны; илебезнең космос орбитасын яулаган данлыклы космонавтларын; ясалма иярченнәрне беренче тапкыр хайваннар белән очырту, Җирнең беренче ясалма иярченен булдыру турында искә төшерде. Китапханә укучылары беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы белән танышты, шушы катлаулы, җитди һөнәргә илткән юлы һәм беренче космик очыш турында белде. Кунаклар шулай ук Чаллыны космонавтика белән нәрсә бәйләп торуы һәм Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан якташыбыз Гариф Сәйфиевның Гагаринның шәхси машина йөртүчесе булып хезмәт итүе турында мәгълүмат алды. 
Беренче космонавтның тормыш юлы турындагы фильм, видеоматериаллар, космос турында шигырьләр уку кичәне тагын да тулыландырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: